news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Никифоров «Иннополис»ка яңа резидентлар җәлеп итү мәсьәләсен тикшерде

Казанның иярчен шәһәрен үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашучылар социаль инфраструктура объектлары төзү мәсьәләсе хакында фикер алышты.

Миңнеханов һәм Никифоров «Иннополис»ка яңа резидентлар җәлеп итү мәсьәләсен тикшерде
president.tatarstan.ru

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров Иннополисны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шул исемдәге махсус икътисади зонага яңа резидентлар җәлеп итү хакында фикер алышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Иннополисның комплекслы үсешенә, шул исәптән яңа социаль инфраструктура объектлары төзелеше һәм торак секторын үстерүгә бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоровтан тыш, киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, вице-премьер – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, шулай ук республиканың башка кайбер министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot