Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Мантуров ТУ-160М бомбардировщигын җитештерүнең барышы белән танышты
ТР Президенты һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры яңа самолет белән идарә иткән «Туполев» ГАҖ очучы-сынаучылар экипажы белән дә очрашты.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казанга эш сәфәре белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде. «Борисоглебское» аэродромында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гавами акционерлык җәмгыятенең филиалы — С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Алар тирәнтен модернизацияләнгән ТУ-160М ракета йөрткеч-бомбардировщикларын яңадан җитештерү программасы, шулай ук Ту-160 очкычларын ремонтлау һәм яңарту буенча эшләрнең үтәлеше белән танышты.
«Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких озатуында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров яңадан төзелгән Ту-160М стратегик ракета йөрткече (ул 12 гыйнварда беренче тапкыр күккә күтәрелде) белән танышты.
Моннан тыш, ТР Президенты һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры яңа самолет белән идарә иткән «Туполев» ГАҖ очучы-сынаучылар экипажы белән дә очрашты. Очкыч 600 метр биеклеккә күтәрелгән һәм 30 минутка якын һавада булган. Очучылар самолетның тотрыклылыгын һәм идарә итү үзлеген тикшерергә мөмкинлек бирә торган маневрлар башкарган.
Ту-160 стратегик бомбардировщикларын яңадан җитештерү программасы кысаларында Казан авиация заводы цехларында җиһазларның 40 проценттан артыгын яңартканнар. Предприятие коллективының шактый өлеше өстәмә әзерлек узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз