news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Мантуров МС-21 өчен материаллар җитештерүче «КАПО-Композит»та булдылар

2021 елның декабрендә Россиядә җитештерелгән композитлы канат кулланылган МС-21 самолеты беренче очыш ясады.

Миңнеханов һәм Мантуров МС-21 өчен материаллар җитештерүче «КАПО-Композит»та булдылар
tatarstan.ru

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «КАПО-Композит» предприятиесендә булдылар.

Федераль министрны һәм Татарстан Президентын «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» гаммәви акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Юрий Слюсарь һәм «Иркут» корпорациясе»  гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Богинский озатып йөрде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«КАПО-Композит» заводы Россиядә җитештерелүче МС-21 авиалайнеры өчен полимер композицион материаллардан детальләр һәм агрегатлар җитештерүче «АэроКомпозит» акционерлык җәмгыяте составына керә. Предприятие автоклавлы формалаштыру ысулы белән самолетның канаты һәм койрык өлеше механизациясен җитештереп чыгара.

Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров җитештерү үзенчәлекләре һәм чыгарыла торган эшләнмәләр номенклатурасы белән таныштылар. Предприятие турында мәгълүматны «„Иркут“ корпорациясе» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары һәм «АэроКомпозит» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Анатолий Гайданский тәкъдим итте.

Композит детальләр һәм агрегатлар җитештерү Россиянең яңа материалларын кулланып алып барыла, алар үз характеристикалары буенча авиалайнер конструкторлары таләпләренә тулысынча туры килә.

Шул ук вакытта «КАПО-Композит» белгечләре агрегатлар әзерләүнең автоклав технологиясен камилләштерделәр. Бу җитештерү циклын киметергә һәм сизелерлек экономияләргә мөмкинлек бирә. МС-21 самолетларын җитештерүне арттыру планнары контекстында ул бик мөһим. 

2021 елның декабрендә Россиядә җитештерелгән композитлы канат кулланылган МС-21 самолеты беренче очыш ясады, бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100