Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Махонин Пермь краена «Чайка» судноларын җибәрү турында сөйләште
Татарстан Республикасы Президенты Пермь крае - Татарстанның төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе икәнлеген искәртте.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» ял итү-пассажир судноларын җибәрү турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Пермь крае — Татарстанның төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе икәнлеген искәртте. Төбәктә диверсификацияләнгән һәм югары технологияле сәнәгать, шулай ук бай табигый чыганаклар бар. «Эшлекле партнерлыкны киңәйтү өчен безнең юнәлешләр күп», — диде республика Президенты.
Татарстан Пермь краена йөк машиналары, махсус техника, автобуслар һәм экскаваторлар, шиннар һәм дизель ягулыгы, химия продукциясе, азык-төлек продуктлары, медицина җиһазлары һәм башка товарлар озата.
Үз чиратында, Пермь краеннан республикага нефть продуктлары, ашламалар, цемент, чуен һәм химия продукциясе кертелә.
Шулай ук төбәк җитәкчеләре Пермь краена сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» ял итү-пассажир судноларын китерү мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз