news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Мәктәпләр 1 сентябрьдән гадәти форматта эшли башлаячак дип өметләнәм

Республикада укучыларны дистанцион укытуга җибәрмәс өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Миңнеханов: Мәктәпләр 1 сентябрьдән гадәти форматта эшли башлаячак дип өметләнәм

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне кертмәскә мөмкин иде, республика уку йортларының гадәти эш режимын оештыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар иде. Бу хакта ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов ышанычлы затлар белән очрашуда әйтте.

«Минемчә, әгәр мондый хәл булмаса, дистанцион укытуны мондый стандартка чыгармас идек. Әйе, безгә интернетны көйләргә кирәк булды. Кызганыч, безнең барлык гаиләләрдә дә ноутбук юк иде, бу мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килде. Әмма мин балалар бакчаларында кизү төркемнәр эшләвен әйтергә тиеш, бернинди сораулар да булмады», - дип искәртте ул.

Ул республикада дистанцион укытуны оештырмау һәм гадәти режимда эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип өстәде.

«Мин мәктәпләр эшли башлар дип өметләнәм, чөнки мәктәпләр — ул коллектив. Балалар коллективта булырга тиеш. Аңлашыла ки, дистанцион укыту — мәҗбүри чара, әмма ул өстәмә белем булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов бүген ышанычлы затлар белән очрашу уздырды. Исемлеккә Татарстан үсешенә өлеш керткән 23 кеше кергән. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100