news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Кравт Инвест» җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

«Казан Экспо» территориясендә кунакханә комплексы төзелешенең барышы очрашуның бер темасы булып торды.

Миңнеханов «Кравт Инвест» җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстан Президенты Kravt Invest Петербург компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Үзара файдалы хезмәттәшлек, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.

Аерым алганда, яклар «Казан Экспо» территориясендә урнашкан күп функцияле кунакханә комплексы төзелеше барышы турында сөйләште.

Элегрәк ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов «Кравт Инвест» һәм «Полимекс» төзелеш компаниясе вәкилләре катнашында өч яклы очрашу үткәрде, катнашучылар ТР башкаласының берничә районында комплекслы инновацион төзелеш проектларын булдыру мөмкинлекләрен карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot