Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Коновалов фән, цифрлаштыру өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында сөйләште
Очрашуда катнашучылар төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Хакасия делегациясе Казанга «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Хакасия җитәкчелегенең тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклаудагы тырышлыгын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан да бу юнәлештә зур эш алып бара.
Төбәкләр арасында сәүдә мөнәсәбәтләре 2016 елда имзаланган хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. Бүген Татарстан Хакасияне «КАМАЗ»лар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы һәм бензин, шиннар, азотлы ашламалар, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, төрле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Үз чиратында, Хакасиядән республикага бентонит порошогы, күмер, ит ярымфабрикатлары (һ.б.) китерелә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Коновалов уңайлы шәһәр мохитен үстерү, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында да фикер алышты.
Соңыннан Татарстан Президенты Валентин Коноваловка ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз