news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Колобков республикада спорт тармагын үстерү турында фикер алышты

Очрашуда спорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү турында сүз барды.

Миңнеханов һәм Колобков республикада спорт тармагын үстерү турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Павел Колобков белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда республикада спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук спорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү турында сүз барды.

Исегезгә төшерәбез, Казанга сәфәр кысаларында Россия Спорт министрлыгы башлыгы «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасының Күзәтчелек советы утырышында катнашачак.

Аннары ул кайбер спорт объектларында булачак, спортчылар һәм тренерлар белән очрашачак.

Павел Колобковның эш программасында бу көннәрдә Гимнастика үзәгендә уза торган 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча дөнья беренчелегендә булу һәм Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен белән очрашу каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100