Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Колобков Казанда шәһәр уеннарын үткәрү планнары хакында фикер алышты
Татарстан Президенты һәм федераль министр Мәскәүдә очрашу үткәрде.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Павел Колобков Казанда шәһәр уеннарын үткәрү планнары хакында фикер алышты. Бу хакта РФ Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Казанда шәһәр уеннарын үткәрү концепциясе хакында фикер алыштык. Бу спортның яңа төрләре буенча Бөтенроссия ярышлары булачак, алар яшьләр арасында бик тә популяр», - дип искәртте Павел Колобков Спорт министрлыгында узган очрашуда.
Моннан тыш, министр якындагы елларда Казанда узачак ярышлар, шул исәптән 2025 елда үткәреләчәк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты турында да искә төшерде. Шулай ук спортның су төрләре буенча Европа чемпионаты үткәрүгә заявка тапшыру планнары турында искәртте.
Миңнеханов һәм Колобков 2020 елда Казанда тарихта беренче тапкыр БДБ илләре Уеннарын үткәрүгә әзерлек, шулай ук Татарстан башкаласында сумо буенча дөнья чемпионатын уздыру перспективалары хакында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Россия Спорт министрлыгына Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул аның төрле спорт чаралары оештыру һәм ГТО комплексы федераль операторы функцияләрен үтәү белән бергә, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan чемпионатын да кертеп, башка киң колачлы проектларны да гамәлгә ашыруына игътибар юнәлтте.
«Спорт кешеләрне берләштерә, ул бик күпләр өчен яшәү рәвешенә әверелде. Без Россия Спорт министрлыгы белән барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез», - дип ышандырды Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз