news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Кадыйров губернаторларның сәяси кысрыклауга түземлелек рейтингын әйдәп бара

Рейтинг төзүчеләр Татарстан белән Чечня башлыкларына тигез балл куйган.

 (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров губернаторларның сәяси кысрыклауга түземлелек буенча рейтингында иң югары бәя алган. Әлеге рейтингны “Петербург сәясәте” фонды белән “Минченко Консалтинг” коммуникацион холдингы тәкъдим иткән, диелә unionnews.ru порталында.

Рейтинг төзүчеләр Татарстан белән Чечня башлыкларына гына иң югары – 5 балл куйган. “Төбәк башлыкларының хәзерге вазифаларында якын елларда да калу ихтималы 5 баллы шкалада бәяләнгән”, - дип аңлатыла сайтта.

Рейтингның 2007 елдан бирле басылып килүен билгеләп үтик.

news_right_1
news_right_2
news_bot