news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Хубезов пандемиядә сәламәтлек саклау системасының эше хакында сөйләште

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен җитәрлек күләмдә урыннар бар, медицина учреждениеләре тиешле җиһазлар, кислород, дарулар һәм саклау чаралары белән тәэмин ителгән.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган чарада коронавирус пандемиясе чорында төбәкнең сәламәтлек саклау системасы эше хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты республикада эпидемиологик вазгыятьнең даими контрольдә булуын искәртте. Аерым алганда, коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен җитәрлек күләмдә урыннар бар, медицина учреждениеләре тиешле җиһазлар, кислород, дарулар һәм саклау чаралары белән тәэмин ителгән. Шулай ук 122 колл-үзәгенең эше дә көчәйтелгән, ә оператив штаб көндәлек режимда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot