Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Хөснуллин төзекләндерүдән соң Сәид-Галиев мәдәният сараен ачты
Казанның иң өлкән мәдәният сарайларының берсен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектлар кысаларында төзекләндерделәр.
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендәге С. Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае капиталь ремонттан соң ачылды. Тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, ремонт эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыятькә бәйле катлаулы чорда барды. «Республика җитәкчелегенә бинаны күркәм хәлгә китерерлек мөмкинлек тапканга рәхмәт әйтәсем килә», — диде РФ вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае шәһәр кешеләре өчен кадерле. 60 еллык тарихында монда якынча 30 млн тамашачы булып киткән. Иҗат коллективлары Россия һәм халыкара ярышларда призлы урыннар яулаганнар. «Ышанам, бу объект башкалабызның иң күркәм байлыкларыннан берсе булыр», — диде Татарстан Республикасы Президенты.
Мәдәният сарайларына ремонт һәм авыл клубларын төзү буенча системалы эш дәвам итәчәк. Бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла. «Быел безнең тагын берничә җитди проектыбыз бар. Бу — Алафузов театры, Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният сарае, „Чулпан“ мәдәният үзәге һәм башка проектлар», — диде Татарстан Президенты.
Азакта Рөстәм Миңнеханов мәдәният сарае хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты һәм РФ вице-премьеры яңартылган бинаны карап чыктылар.
С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сарае — Казанның иң өлкән мәдәният сарайларының берсе, Сталин дәвере архитектура һәйкәле, аңа совет партия эшлеклесе Сәхибгәрәй Сәид-Галиев исеме бирелгән. Бу мәдәният учагы 1959 елда төзелгән. С.Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараена капиталь ремонт былтыр җәй башланган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз