Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Хөснуллин ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләште
Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы уздыру буенча республика комитетын, ә Марат Хөснуллин федераль оештыру комитетын җитәкли.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүгә эш сәфәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән берничә мәсьәлә турында фикер алышты.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте Йортында узган очрашуда алар торак төзелеше өлкәсендәге агымдагы вазгыять һәм Татарстан территориясендә профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге комиссиясе башлыгы булып тора.
ТР Президенты һәм РФ вице-премьеры шулай ук 2022 елда билгеләп үтеләчәк Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы уздыру буенча - республика, ә Марат Хөснуллин федераль оештыру комитетын җитәкли. Аерым оештыру комитетларын илнең башка төбәкләрендә дә булдыру күздә тотыла.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач һәм ул тудырган икътисади кризистан соң аларның максатларына төзәтмә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз