news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Хәбиров Татарстан һәм Башкортстан хоккее легендалары матчында алка ташлады

Уфада 30 еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр Башкортстанда Татарстан көннәре ачылды.

Миңнеханов һәм Хәбиров Татарстан һәм Башкортстан хоккее легендалары матчында алка ташлады
Владимир Васильев

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”, Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Салават Юлаев” һәм “Урицкий исемендәге СК” хоккей командалары ветераннары арасында иптәшләрчә матчны ачтылар. Республика җитәкчеләре бозга символик алканы ташладылар.

Матч башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров ике команда уенчыларын сәламләделәр. “Бүген Татарстанның зур делегациясе, шул исәптән спортчылар да сезнең искиткеч шәһәрегезгә килде. Бүген бик кызыклы уен булачак. Башкортстан һәм Татарстан өчен хоккей - иң төп спорт төре”, - диде Татарстан Президенты.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы үз чыгышында Башкортстан җанатарлары Татарстан хоккейчыларын яраталар һәм башка командалар белән көрәшкәндә Казан клубы өчен җан аталар, диде. "Без тугандаш республикалар, без "Салават Юлаев" өчен җан атабыз һәм башка командалар белән көрәшкәндә "Ак Барс" өчен дә шулай ук җан атабыз", – диде ул.

"Нәкъ менә ветераннар командалары бүген без "яшел бәйге" дип атаган заманча хоккей данын булдырдылар", - дип өстәде Радий Хәбиров.

  • Башкорт җанатарларының горурлыгы – “Салават Юлаев” хоккей клубы үз тарихын 1960 елдан башлап саный. Ул ике тапкыр 2007-2008 һәм 2010-2011 еллар сезоннарында Россия чемпионы була.
  • "Урицкий исемендәге СК" – “Ак Барс” хоккей командасының элеккеге исеме. Татарстан хоккейчылары аны 1958 елдан алып 1990 елга кадәр үз свитерларында йөртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100