news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Греф цифрлаштыру буенча проектлар турында фикер алышачак

Татарстан Президентына һәм Саклык банкы башлыгына «Акчасыз транспорт» проектын тәкъдим итәләр.

Миңнеханов һәм Греф цифрлаштыру буенча проектлар турында фикер алышачак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф Казанда берничә киңәшмә уздырачак һәм Казан җир асты транспортында йөрергә төшәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Иртәгә Казанга эш сәфәре белән Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф килә. Килү белән аны аэропортта Рөстәм Нургалиевич каршы ала», - дип хәбәр итте Галимова. Ул билгеләп үткәнчә, Миңнеханов һәм Греф метрога төшәчәк, анда «Акчасыз транспорт» проекты тәкъдим ителәчәк һәм сыналачак. Моннан тыш, ТР Президенты һәм Саклык банкы башлыгы Саклык банкының «Мәктәп 21» мәгариф проектының Казан филиалына да барачак.

Эш программасы ахырында Миңнеханов һәм Грефның Казан Кремлендә ике яклы очрашуы планлаштырылган. Анда алар цифрлаштыру мәсьәләләре, банкның кайбер торак программаларын тормышка ашыруда катнашуы һәм эскро-счетка күчү турында сөйләшәчәкләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100