news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Эрикан сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү турында фикер алышты

Очрашуда Төркия инвесторларын Татарстанның әйдәүче инвестицион мәйданчыкларына җәлеп итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәдәни багланышларны үстерү турында сөйләштеләр.

Миңнеханов һәм Эрикан сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан бүген очрашу уздырдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Төркия инвесторларын Татарстанның әйдәүче инвестицион мәйданчыкларына җәлеп итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәдәни багланышларны үстерү турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов Исмәт Эриканны юбилее белән котлады. Бүген Генконсулга 60 яшь тулган.


news_right_1
news_right_2
news_bot