news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов мәдәният сарайларында олылар өчен дә түгәрәкләр ачарга кирәк дип саный

«Һәр җирдә дә үсеп килүче буынны гына түгел, олыларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк», — диде Президент.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр-районнарында мәдәният сарайларында, клубларда олылар өчен дә түгәрәкләр ачарга кирәк дип саный. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында Чаллыда яшәүче ханымның соравына җавабында әйтте.

Чаллыда яшәүче хатын элемтәгә чыгып, өлкән яшьтәгеләр өчен инглиз телен өйрәнү буенча һәм бию түгәрәген сорады.

«Кичә Чаллыда татар театры ачтык, ул комплекс театр гына түгел, анда иҗат та, бию дә бар. Татар театрын эшләдек. Рус театрын да булдырачакбыз. Соравыгызны ишеттем. Бу теманы өйрәнергә кушармын. Мэрга да җиткерермен. Китапханәләр, җәмәгать киңлекләре күп, без моны оештыра алабыз. Безгә һәр җирдә дә үсеп килүче буынны гына түгел, олыларның дә мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк», — диде Президент.

Аның фикеренчә, бу дөрес сорау. Без мондый мөмкинлекләрне булдыру буенча эшляәчәкбез, диде ул.

Рөсәм Миңнеханов мәгълүмат та җиткерергә, эшчәнлекне дә оештырырга кирәклеген әйтте. «Президентка гына күрсәтергә түгел, чынлыкта эшләрлек булсыннар», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot