news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Мәдәният оешмалары эшендә иҗади берлекләрнең потенциалын куллану кирәк

Президент яңа заманча татар театрын төзеп, хәзерге бинаны аннан соң яшьләргә тапшыру бурычы торганын әйтте.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният учреждениеләре эшендә иҗади берлекләрнең потенциалын куллану кирәклеген әйтте. Бу бурычны ул Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында куйды.

«Мәдәният тармагы инфраструктурасын камилләштерү юнәлешендә бүген яңа заманча татар театрын төзеп, хәзерге бинаны аннан соң яшьләргә тапшыру бурычы тора. Ушкова йорты уникаль архитектура һәйкәлен реставрацияләү бурычы бар. Ышанам, ул популяр җәмәгать киңлеге булачак. Тулаем алганда, мәдәният оешмалары эшендә иҗади берлекләрнең потенциалын киңрәк куллану кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot