Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Бурков Татарстан белән Омск хезмәттәшлеге килешүен имзалады
Якын арада килешү юл картасы белән тулыландырылачак.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Кремлендә Татарстан һәм Омск өлкәсе хөкүмәтләре арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков кул куйды.
«Бу килешү якын арада юл картасы белән тулыландырылачак. Анда хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре языла», — дип сөйләде журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында бүген үк фикер алышканнар. «Һичшиксез, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек — иң мөһиме. Татарстан белән Омск өлкәсе арасында товар әйләнеше 4 млрд сум чамасы тәшкил итә. Әлегә бу зур сан түгел дип саныйм. Хәзер без ике төбәккә нинди юнәлешләр кызыклы булуын җентекләп тикшерәбез», - дип өстәде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, югары белем бирү һәм агросәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. «Татарстан һәм Омск өлкәсе — Россиянең иң зур агросәнәгать үзәкләре. Бу өлкәдә без үзара файдалы була алабыз. Моннан тыш, безнең төбәкләр - нефть химиясе үзәкләре, һәм бездә үзара тәэмин ителеш зур», — диде ул.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, электрон сәүдә, махсус икътисади зоналар инфраструктурасын, индустриаль мәйданчыклар булдыру кебек юнәлешләр буенча да эш оештырылачак, дип дәвам итте Татарстан Республикасы Президенты.
- 2000 елның мартында Татарстан Хөкүмәте һәм Омск өлкәсе Хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекнең төп принциплары турындагы килешүгә кул куелган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз