Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Артизов дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карады
Рәсми затларга 100 еллык тарихны аерым чорларга бүленгән экспозиция рәвешендә күрсәттеләр.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов Ленин исемендәге мәдәният йортында "Гасырлык тарих" күргәзмәсе белән танышты.
Андрей Артизов Казанда Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.
Рәсми затларга 100 еллык тарихны аерым чорларга бүленгән экспозиция рәвешендә күрсәттеләр. Анда архив хезмәтендәге төп вакыйгалар фотография һәм документларда урын алган. Экспозиция "Архивист почмагы"ннан башлана: өстәл, урындык, өстәл өстендә эш өчен кирәк-яраклар, китаплар, документлар өчен киштәле стеллаж.
Рөстәм Миңнехановка һәм Андрей Артизовка күрсәтелгән документлар арасында меңенче КАМАЗ машинасының конвейердан төшкәнен, Юрий Гагаринның Казан укучылары белән очрашканын, Төркия һәм Татарстан архив идарәләре арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куюны, Никита Хрущевның Казанга килгәнен сурәтләгән фотолар бар.
Кунакларга уникаль документлар реестрына кертелгән документлардан торган электрон китап та күрсәтелде. Күргәзмә эшен оештыру секторы мөдире Владислав Лыков "Татар-информ" хәбәрчесенә китапка кертелгән уникаль документлардан Муса Җәлил автобиографиясен, Габдулла Тукайның "Ике кояш" шигыре язма нөсхәсен әйтеп үтте.
Витриналарда архив раритетлары күрсәтелгән. Биредә хан Олуг Мөхәммәднең Төркия солтаны Морад II гә сәүдә һәм дипломатик элемтәләрне торгызу кирәклеге турында хаты (1428), 1936 елда колхозларга җир бирү актлары, француз теленә тәрҗемә ителгән Коръән һәм башкалар урын алган.
Быел май аенда иганәче ярдәме белән Саба районы Миңгәр авылында яшәүче гаиләләрнең шәҗәрәләре, тарихлары язылган хезмәт дөнья күргән. "Гасырлар тузаны. Кешеләр язмышы" исемле китапны Рөстәм Миңнехановка бүләк иттеләр.
Рәсми затлар Татарстан район һәм шәһәрләре тарихына багышланган залны да карап чыкты.
Мәдәният йортында ТР архив хезмәтенең 100 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз