Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм академик Акчурин Татарстанда кардиохирургия үсеше турында сөйләште
Татарстан Президенты А.Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге башлыгы белән очрашты.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РМФА Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең А. Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов һәм Акчурин Татарстанда кардиохирургия һәм медицина өлкәсендә фәнни база үсеше, шулай ук сәламәтлек саклауның башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашуда шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Альмир Абашев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз