news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм «20.35» университеты генераль директоры хезмәттәшлек турында сөйләште

Университет Интернетта Россиянең мәгариф оешмалары мөмкинлекләрен һәм төрле уку йортларының иң яхшы курсларын файдаланып эшли.

Миңнеханов һәм «20.35» университеты генераль директоры хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында «20.35» илкүләм технологик инициативалар университеты генераль директоры Василий Третьяков белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Премьер-министры – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин катнашты.

«20.35» университетын Стратегик инициативалар агентлыгы эшләтеп җибәрде, диде уку йорты җитәкчелеге вәкилләре. Ул цифрлы иктисадта кешенең профессиональ үсешен тәэмин итә һәм компания лидерларын, глобаль базарларда эшләячәк белгечләрне, илкүләм технологик инициативалар катнашучыларын әзерләүгә юнәлдерелгән.

Очрашуда Татарстан белән «20.35» университетының мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Университет Интернетта Россиянең мәгариф оешмалары мөмкинлекләрен кулланып һәм төрле уку йортларының иң яхшы курсларын файдаланып эшли. Шулай итеп, университетка Санкт-Петербург һәм Мәскәү, Ерак Көнчыгыш федераль университеты, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы һ.б. кушылды.

Университетның эше 15 елга исәпләнгән. Югары уку йорты 2020 елда тулы көченә эшли башлый һәм 2035 елга кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot