news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Любимовага Татарстанда «Мәдәният» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

Татарстан Республикасы Президенты төбәктә Мәдәни үсеш үзәкләрен төзү кирәклеген әйтте.

Миңнеханов Любимовага Татарстанда «Мәдәният» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде
www.mkrf.ru

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы Ольга Любимовага Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәдә шулай ук республика Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова да катнашты. Бу хакта федераль ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзерге вакытта Чаллы дәүләт курчак театрына капиталь ремонт ясала, эшләрне быел тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук 2020 елда республикада өч модель китапханә ачылачак, ике объект 2019 елда ук булдырылган.

«Бездә 2020 елда биш мәдәният йорты илкүләм проект буенча ремонтлана. Шулай ук без балалар сәнгать мәктәпләрендә музыка уен кораллары паркын яңартуга акча алдык», — дип өстәде Ирада Әюпова.

Татарстан Республикасы Президенты төбәктә Мәдәни үсеш үзәкләрен төзү кирәклеген билгеләп үтте. 2015 елда республикада шундый ике учреждение ачылды. Ольга Любимова мондый үзәкләргә ихтыяҗ илнең барлык төбәкләрендә дә зур, чөнки барысы да кече шәһәрне үстерүдә үзәкнең драйвер икәнлеген аңлый, диде.

«Мәдәни үсеш үзәкләрен төзү — фикер алышу өчен мөһим тема. Әлбәттә, без төзелә торган Мәдәни үсеш үзәкләре санын арттыру кирәклеге мәсьәләсен күтәрә алабыз», — диде министр.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар Чаллыдагы «Мастеровые» рус драма театрына ярдәм итү мөмкинлеге, Казан Кремленең «Булган урыннар» объектында ремонт-реставрация эшләре үткәрү һәм республика башкаласында «Адмиралтия верфы» музей комплексы төзелеше турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Казан дәүләт мәдәният институтында бюджет урыннары бүлеп бирү мәсьәләсе дә күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100