Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Лубян техникумы булмаса, урман хуҗалыгында эшләргә каян кеше табар идек?
Президент Лубян техникумын 100 еллыгы белән котлады һәм уку йортына 50 ел булганда, әтисе белән монда килгәнен исенә төшерде.
(Кукмара, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Кукмарада. Ул Лубян урман техник көллиятен 100 еллыгы белән тәбрикләде. «Бу уку йорты булмаса, урман хуҗалыгында эшләргә каян кешеләр тапкан булыр идек?!», — диде.
Бүген биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында урман хуҗалыгы белән идарә органнарының һәм Лубян урман техник көллияте 100 еллыгына багышланган тантана уза.
«Хөрмәтле урманчылар, студентлар, Лубянда яшәүчеләр! Чын күңелдән зур тантана белән котларга рөхсәт итегез. 100 ел элек монда уку йорты барлыкка килде. 10 меңгә якын белгеч әзерләнде. Уку шартлары мөмкинлекләр, технологияләр дөньядагы бөтен таләпләргә туры килә. Монда хәтта ворлдскиллс чемпионаты өчен белгечләр әзерлиләр. Киләсе 100 елда да шулай уңышлы эшләргә насыйп булсын!», — дигән теләген җиткерде Президент.
Рөстәм Миңнеханов 50 ел элек булган вакыйганы да исенә төшерде. «Лубян техникумына 50 ел булганда, мин монда әти белән килгән идем. Мин бүген шушы техникумның 100 еллыгында аның перспективалы уку йорты булуына сөенәм. Урман тармагы, уку йортлары һәрвакыт республика җитәкчелеге игътибар үзәгендә булачак», — дип ышандырды Президент.
Чарада катнашучыларга республикада урман хуҗалыгы тарихына багышланган фильм күрсәтелде. Мәртәбәле кунаклар Татарстанның төрле районнары урман хуҗалыклары әзерләгән күргәзмә белән дә танышты.
Татарстан аз урманлы төбәк булып санала. Урманнар 17,5 процент тәшкил итә, 1 млн 271 мең гектар мәйданда исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз