news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Лондон татарларына социаль челтәрләрдән активрак файдаланырга тәкъдим итте

Хәзерге вакытта Бөек Британиядә 500дән артык татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда Бөек Британия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Ул аларга уртак очрашулар оештыру һәм тарихи Ватаннары белән элемтәдә тору өчен социаль челтәрләрдән активрак файдаланырга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Хәзерге вакытта Бөек Британиядә 500дән артык татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре. Татарлар бирегә Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Балтыйк буе илләреннән килгән. Аларны 2017 елда оештырылган «Заман» татар-башкорт җәмгыяте берләштерә.

«Заман» оешмасы координаторы Диана Яхина бүгенге көндә оешма тарафыннан егермәдән артык чара: милли бәйрәмнәр, иҗади кичәләр үткәрелүен хәбәр итте. Быел Бөек Британия беренче тапкыр «Татарча диктант» халыкара акциясендә катнашты.

Татар телен саклау темасына аерым игътибар бирелә. Лондонның үзәк мәчетендә татар теле курслары эшли. 

Рөстәм Миңнеханов «Заман» татар-башкорт берләшмәсенең актив позициясен югары бәяләде. Ул татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауда гына түгел, ә үстерү юнәлешендә дә зур эш алып бара.

«Татарстанда бүген 30 проценттан артык татар яши. Калганнары бөтен Россия, шулай ук чит илләрдә гомер итә. Әгәр без үзебезнең милли традицияләрне һәм телебезне саклап калырга телибез икән, аралашырга, моның өчен төрле формалар табарга кирәк. «Заман» берләшмәсенең бу изге эшкә керткән өлеше бик зур. Без сезнең белән горурланабыз һәм рәхмәт белдерәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары татар җәмәгатьчелеге вәкилләре кунаклар өчен берничә иҗади номер башкарды. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, «Заман» берләшмәсе әгъзаларына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot