news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Әлмәт онкодиспансеры корпусын бер атнадан файдалануга тапшырырга кушты

Дәвалау учреждениесен Covid-19 коронавирусы таралган очракта резервтагы йогышлы авырулар госпитале сыйфатында файдаланырга ниятлиләр.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы радиология корпусын файдалануга тапшыруны тизләтергә йөкләмә бирде. Анда коронавирус инфекциясе таралган очракта өстәмә койкалар булдыру күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты бүген Әлмәттә онкология хастаханәсенең төзелеп килә торган радиология корпусын карады, аны резервтагы йогышлы авырулар госпитале сыйфатында файдалану күздә тотыла. График нигезендә, корпусны апрель ахырында кулланышка тапшырырга ниятләгәннәр. Рөстәм Миңнеханов барлык эшләрне бер атна эчендә төгәлләргә кушты», — диде Галимова.

Татарстан Президенты бүген эш сәфәре белән Әлмәт районына килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100