news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кытай автоҗитештерүчеләрен Татарстан белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырды

Татарстан Президенты хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен компания вәкилләрен республикага чакырды.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре азагында King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар производствосы, шулай ук XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Бу компанияләрдә булганнан соң, Рөстәм Миңнеханов аларның җитештерү куәтләренә соклануын белдерде һәм әлеге фирмаларның җитәкчеләренә Татарстан территориясендә үз производстволарын урнаштырырга тәкъдим итте, шулай ук машина төзелеше өлкәсендә зур предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә өндәде. Татарстан Президенты хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен компания вәкилләрен республикага чакырды.

«Без бүген сезгә Алабуга МИЗ территориясендә һәм Чаллы шәһәрендә җитештерү мәйданнарыгызны урнаштырырга тәкъдим итәбез, без моңа әзер, анда кирәкле бөтен инфраструктура бар. Иң мөһиме, без продукциягезне төбәктә генә түгел, ил буйлап, хәтта БДБ илләрендә таратуда ярдәм күрсәтергә әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов XGMA генераль директоры Чжан әфәнде белән очрашуда.

«Документларны рәсмиләштерүдә сезгә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Алабуга МИЗ ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук безнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инвесторларга өстәмә рәвештә федераль ярдәм чаралары алуда ярдәм итәргә әзер. Россия базары бик зур. Бу – ТКХ да, юллар һәм киң колачлы төзелеш мәйданчыклары да. Россиядә производство ачсагыз, компания җирле җитештерүче дип саналачак һәм дәүләт тендерларында катнаша алачак. Без сезнең өчен ачык һәм ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Татарстан Президенты һәм аларны танышу визиты белән Татарстанга чакырды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100