Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Куйбышев тимер юлы башлыгы белән уртак проектлар турында фикер алышты
Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажирлар йөртүне оештыру һәм республика шәһәрләрендә вокзал комплексларын үстерү турында да сүз барды.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Тимер юллары» ААҖнең филиалы Куйбышев тимер юлы — «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.
Алар Куйбышев тимер юлы белән Татарстан арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук тимер юл транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажирлар йөртүне оештыру һәм республика шәһәрләрендә вокзал комплексларын үстерү турында да сүз барды.
Татарстан Президенты Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкнең тимер юл инфраструктурасын үстерүнең алга таба сәнәгать потенциалын үстерү факторларының берсе булуын искәртте.
Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз