news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кукмара районындагы урман хуҗалыгы көллиятенең 100 еллыгында катнаша

Бер гасыр эчендә учреждение 9,6 меңнән артык белгеч әзерләгән, бүген биредә 322 студент белем ала.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты республиканың Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүдә катнашачак. Республика урман хуҗалыгын цифрлаштыру белән танышу Рөстәм Миңнеханов сәфәренең төп пунктларыннан берсе булачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта журналистларга шулай дип белдерде.

«Президент Лубян урман-техник көллиятенең 100 еллыгына багышланган чараларда катнашырга ниятли. Әлеге көллиятнең зур тарихы бар, ул урман тармагы өчен кадрлар әзерли. Бүген анда студентлар өч белгечлек (урман һәм урман-парк хуҗалыгы, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, ландшафт төзелеше) буенча укый», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, көллият бүгенге көндә урман хуҗалыгы тармагында булган барлык ихтыяҗларны да каплый. Бер гасыр эчендә учреждение 9,6 меңнән артык белгеч әзерләгән, бүген биредә 322 студент белем ала.

«Чара кысаларында кунакларны урман тармагын цифрлаштыру белән таныштырачаклар. Аерым алганда, республикадагы барлык урман участокларын цифрлаштыру өчен аэрофототөшерү буенча зур эш алып барыла. Бу урман хуҗалыгын цифрлы форматта күзәтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100