news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Кристалл фундаменттан нефть чыгару - компанияләр өчен зур сынау

Татарстан Президенты Казанда Нефть, газ, химия форумы кысаларында фәнни конференциядә чыгыш ясады.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Нефть һәм газ чыгарганда чимал базасын үстерү мәсьәләләре Россия һәм чит ил компанияләре өчен торган саен актуальләшә бара. Бу углеводородларның традицион ятмалары бетү фонында бара. Бу хакта Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында узган фәнни конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бу тема бөтен дөнья нефть-газ сәнәгате өчен фәнни тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Ул запасларның структурасын үзгәртү, традицион нефть ятмаларының сулыклылыгын һәм эшкәртелүчәнлеген арттыру белән бәйле. Болар барысы да тармакның төп технологик каршылыклары булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан нефть – газ химиясе форумы мәйданчыгында төрле илләрдән килгән экспертларның фикер алышуы һәм хезмәттәшлеге мәсьәләне хәл итәргә һәм кристалл фундаментында нефть һәм газ чыгару перспективаларын яңадан карарга ярдәм итәчәк, дип өстәде.

«Фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәсе булып, кристалл фундаментта углеводородларның сәнәгать запасларын ачыклау тора. Шуның белән бергә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә күп. Конференциядә тәкъдим ителгән докладлар һәм фикер алышулар кристалл нигездә нефть-газ-перспективалы зоналарны фаразлауга яңа алымнар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Конференция эшендә бөтен дөньядан – Кытайдан һәм Вьетнамнан башлап Италиягә, Канадага, Беларусь һәм Казахстанга кадәр 400дән артык тармак эксперты катнашты. Болар барысы да чимал базасын үстерү мәсьәләсенең Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә актуальлеген күрсәтә, диде Татарстан Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100