news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Кремльдә “Рубин”ның экс-футболчылары Рыжиков һәм Караденизны кабул итәчәк

Татарстан Президенты Казан клубының легендар уенчыларын 14 июньдә котлый.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Татар-информ”га билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 июньдә Кремльдә “Рубин”ның элеккеге футболчылары Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Караденизны кабул итә.

Миңнеханов сезон төгәлләнгәч “Рубин”ны калдырып киткән Казан клубы өчен легендар булган уенчыларны котлау тантанасы уздыра.

Искәртеп узыйк, Гекдениз Карадениз Казанда ун ел уйнаганнан соң футболчы карьерасын калдыру карарын кабул итте. Татарстан башкаласында саубуллашу матчыннан соң төрек “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.

Рыжиков “Рубин” клубы белән яңа контракт төземәде, ул клубны ирекле агент хокукында калдырып китте. Казан командасы капкаларын голкипер ун ел дәвамында саклады. Рыжиковның саубуллашу матчы “Рубин” базасында узды. Капкачы дуслары командасы Казан клубы фанатлары җыелмасын җиңде.

“Рубин”ның төп җиңүләре нәкъ менә Карадениз һәм Рыжиков белән бәйле. Күптән түгел әлеге ике уенчы 2008 елгы чемпионат командасының соңгы футболчылары булды. Алар “Рубин” уенчылары белән бергә ике тапкыр Россия чемпионнары (2008, 2009) булды, ил Кубогын (2011/2012) һәм Суперкубогын (2010, 2012) яулады һәм “Барселона”ны, “Челси”ны һәм башка Европа топ-клубларын җиңде.

Карадениз да, Рыжиков та тренерлар сыйфатында “Рубин”га кайту мөмкинлеген кире какмады. Хәзерге вакытта алар тренер категориясенә укыйлар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100