Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Кореянең SK Engineering & Construction компаниясе вәкилләре белән очрашты
SK Engineering & Construction – Көньяк Кореянең иң зур төзелеш һәм инжиниринг компанияләреннән берсе.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Көньяк Кореянең SK Engineering & Construction компаниясе вәкилләре белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- SK Engineering & Construction – Көньяк Кореянең әйдәп баручы SK Group сәнәгать холдингы бүлекчәсе. Ул нефть эшкәртү заводлары, нефть химиясе предприятиеләре, энергетика (электр станцияләре, сыекландырылган табигый газ проектлары), гражданнар һәм транспорт инфраструктурасын проектлау һәм төзү буенча комплекслы хезмәтләр тәкъдим итә.
Татарстанның Көньяк Корея компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе бар инде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Әйтик, Apollo компаниясе республикада нефть-газ тармагы өчен арматура җитештерү заводы ачты.
«Татарстанның машина төзү предприятиеләре арасында Көньяк Корея компанияләренең металл эшкәртү үзәкләренә ихтыяҗ зур», - дип искәртте Татарстан Президенты.
SK Engineering & Construction – Көньяк Кореянең иң зур төзелеш һәм инжиниринг компанияләреннән берсе. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан аның табигый газны сыекландыру буенча производство булдыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына.
Көньяк Корея вәкилләре республика Президентына компания эшчәнлеге һәм Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз