Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Киңлекләрне төзекләндерүнең төп максаты – кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү
ТР Президенты Сочида узучы Россия инвестиция форумы кысаларындагы эшлекле иртәнге ашта чыгыш ясады.
(Сочи, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Шәһәрдәге иҗтимагый киңлекләрне яңартуның төп максаты – гади гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү. Әлеге процессны зур шәһәрләр белән генә чикләргә кирәкми – анда зур булмаган торак пунктлар да катнашырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида узучы Россия инвестиция форумы кысаларындагы эшлекле иртәнге ашта шулай дип белдерде.
«Төзекләндерү мәсьәләсендә колачны киң алырга кирәк – ул зур шәһәрләр белән генә чикләнергә тиеш түгел. Безнең программалар һәр муниципалитетка да барып җитми. Шунлыктан зур торак пунктларны тәртипкә китереп бетергәч, эшне алга таба дәвам итәчәкбез», - дип искәртте Миңнеханов.
Ул авыл җирендә хезмәт сөючән кешеләр яшәвен искәртте. Мондый торак пунктларны тәртипкә китерү өчен хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәктәпләр һәм юллар кирәк. Шәһәр киңлекләрен яңартуга зур акчалар таләп ителә, диде Миңнеханов. Һәм шунысы мөһим: мондый киңлекләрдә тормыш кайнап торырга, ә инфраструктура даими рәвештә эшләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз