Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов КФУ мәктәбендә укучыларга физика һәм математиканың нигә кирәк булуын әйтте
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга районында берничә чара үткәрәчәк.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан алдында торган мөһим бурычларның берсе — икътисадны цифрлаштыру. Моның өчен республикага әзерлек дәрәҗәсе югары булган физиклар һәм математиклар кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугага сәфәре барышында шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов КФУның җәйге физика-математика мәктәбе — «Буревестник» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеры укучылары белән видеоэлемтә режимында аралашты.
«Безгә физика һәм математика өлкәсендә әзерлек дәрәҗәсе югары булган белгечләр кирәк, чөнки цифрлаштыру шушы фәннәр белән бәйле. Әлеге проектларга Казан университетының кураторлык итүе сезгә республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә дә көндәшлеккә сәләтле булу мөмкинлеген бирә», — диде Миңнеханов.
ТР Президенты Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле проблемага аерым тукталды. «Коронавирус акрынлап чигенер дип өметләнәм, шулай булса да үзегезне саклагыз. 1 сентябрьдән уку елын гадәти режимда башлый алырсыз дип ышанабыз», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга районында берничә чара үткәрәчәк, шул исәптән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз