news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Кемпф Групп» компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Компания вәкилләре Казан шәһәренең шәхси торак базарында архитектура, төзелеш, энергия саклау технологияләре стандартларын гамәлгә ашыру программасын тәкъдим итте.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кемпф Групп» (Kempf Gruppe) компаниясе вәкилләре катнашындагы очрашуда төзелеш өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Компания вәкилләре Казан шәһәренең шәхси торак базарында архитектура, төзелеш, энергия саклау технологияләре стандартларын гамәлгә ашыру программасын тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.

«Кемпф Групп» — немец компанияләр төркеме, аның эшчәнлегенең нигезен төзелеш бизнесы тәшкил итә. Компания РФ Сәүдә вәкиллеге белән хезмәттәшлек итә, Аахен шәһәренең Сәүдә Палатасы әгъзасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot