Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Кемерово өлкәсе башлыгы белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешү имзалаячак
Кемерово өлкәсе делегациясе Татарстанның социаль-икътисади потенциалы белән танышачак, кайбер предприятие һәм учреждениеләрдә булачак.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга губернатор Сергей Цивилев җитәкчелегендә килгән Кемерово өлкәсе делегациясе белән очраша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Очрашуда төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланыр дип көтелә.
«ТР Президентының эш графигында губернатор Сергей Цивилев җитәкчелегендәге Кемерово өлкәсе делегациясе белән очрашу планлаштырылган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Делегация Казанга дүшәмбе көнне килде. Кичә республика кунаклары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Очрашуда бюджетара мөнәсәбәтләр, урбанизация, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Кемерово өлкәсе делегациясе Казанда чәршәмбегә кадәр булачак. Алар, кайбер предприятие һәм учреждениеләрдә булып, республиканың социаль-икътисади потенциалы белән танышырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз