news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов KazanSummit кунаклары белән очрашачак һәм Казан кинофестивален ачуда катнашачак

Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты чаралары башлана.

Миңнеханов KazanSummit кунаклары белән очрашачак һәм Казан кинофестивален ачуда катнашачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген KazanSummit 2019га Татарстанга килгән делегацияләр вәкилләре белән очрашырга, шулай ук XV Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасында катнашырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Эшлекле графикта беренче чараларның берсе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашу булачак. Шуннан соң республика җитәкчесен Төркия сәүдә палаталары һәм товар биржалары берлеге президенты Рифат Хисарҗыклыоглу, шулай ук Казанга икътисади саммитка килгән чит ил илчеләре белән сөйләшүләр көтә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Ислам сигезлеге Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Дато Ку Джафар Ку Шәари белән очрашырга планлаштыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова аңлатып узганча, делегация вәкилләре белән беркетмә очрашулары икътисади, мәдәни, мәгариф элемтәләрен үстерү буенча фикер алышу өчен кулланылачак. «Бу сәламләү сүзләре генә түгел, тулы кыйммәтле сөйләшү процессы, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу булачак», – дип белдерде ул.

Кич белән Татарстан Республикасы Президентын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында көтәләр, анда XV Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узачак. Быел фестиваль кунаклары Карен Шахназаров, Вадим Абдрашитов, Александр Прошкин, Николай Досталь, Лариса Удовиченко, Светлана Немоляева, Олег Тактаров һәм башка танылган кинематографлар булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100