news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга һәйкәл ачты

Рөстәм Миңнеханов һәйкәл ачылышында Татарстанның дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Миңнеханов Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга һәйкәл ачты
Владимир Васильев

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Россия көнендә Казанның Җиңү паркында интернационалист сугышчыларга мемориал ачтылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Кадерле ветераннар, сез хәрби бурычны гадел һәм фидакарьләрчә үтәү, хәрби антка чын тугрылык үрнәге күрсәттегез. Безнең өчен илебез тарихының бу сәхифәләрен саклау мөһим. Моны интернационалист сугышчыларга бүген ачылган һәйкәл дә раслый. Аны Россия көнендә — илебезнең төп дәүләт бәйрәмендә ачу да символик мәгънәгә ия», — диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов әйтүенчә, озак вакытлар дәвамында, 1924 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр йөз меңләгән ватандашыбыз дөньяның 20 илендә интернациональ миссия башкаруда, шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. «Аларның иң озакка сузылганы Әфган сугышы булды, ул 10 ел дәвам итте һәм 15 мең ватандашыбызның гомерен өзде», — диде ул.

Республика Президенты Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 мең кеше катнашуын, аларның 282се һәлак булуын да әйтте. «Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап һәм тынычлык урнаштырырга теләп, сугышта һәлак булган кешеләрнең туганнарының югалту хәсрәтен уртаклашабыз, ватаннан читтә гомере өзелгәннәрнең истәлеген саклыйбыз», — диде ул.

Татарстан Президентының шушы сүзләреннән соң бер минут тынлык игълан ителде.

«Хөрмәтле ветераннар, бүген илебез сезнең кебек авырлыкларны җиңеп чыга һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә ала торган кешеләргә мохтаҗ. Сезнең хәрби, гражданлык, кешелек тәҗрибәгез үсеп килүче буынга бик кирәк. Безнең яшьләр Әфган сугышы турында белергә һәм истә тотарга, батырлык, геройлык һәм бурычка тугрылык үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш», — дип дәвам итте Президенты бер минут тынлыктан соң.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен медале белән «Әфганстан ветераннарының Россия берлеге» республика оешмасы әгъзасы Эдуард Фоминых бүләкләнде. «Бу һәйкәл — республикабызның горурлыгы. Хәзер ветераннарга килер урын бар», — диде ул. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100