Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казанга «Дөнья яратылышы»на охшаган фестивальне кире кайтару идеясен хуплады
Татарстан Президенты республикада мәдәни юнәлешне үстерү бурычын куйды, диде Лилия Галимова.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада «Дөнья яратылышы» фестивале форматы буенча охшаш музыкаль опен-эйрлар үткәрү традициясен торгызу идеясен хуплады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
«Рөстәм Нургалиевич төрле очрашуларда бу мәсьәләне күтәргәнлеген беләм, бездә популяр булган ниндидер форматны кире кайтару кирәклеге турында фикер алышу булды», - дип җавап бирде Галимова Миңнехановның «Дөнья яратылышы» тибындагы музыкаль фестивалельне кайтару турында ни уйлый дигән сорауга.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан — Россиянең спорт башкаласы, әмма хәзер республикада мәдәни юнәлешне үстерү бурычы тора.
«Нинди форматта һәм ничек булыр дип әйтә алмыйм. Әмма Татарстан Президенты тарафыннан төрле мәдәни форматларны кайтару инициативасы, чыннан да, булды», - диде Галимова.
Элегрәк Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республикада 2008 елдан алып 2011 елга кадәр Казанда музыкантлар һәм тамашачыларны җыйган «Дөнья яратылышы» опен-эйр концепциясе буенча музыкаль фестиваль уздыруны анонслаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз