Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Казандагы беренче экорайон җәлеп итәрлек мәйдан булырга тиеш
Казанда беренче экорайон концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы башланды.
(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда беренче экорайон шәһәр халкын җәлеп итәрлек мәйдан булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче экорайон концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышында әйтте.
Күзаллау буенча, Киров районында барлыкка киләчәк әлеге мәйдан 760 гектар булачак. Торак сату акчасы (беренчел мәгълүматлар буенча, 12 млрд сум тирәсе) бөлгән Татарстан банклары кертемчеләренә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
“Һәр вакыйга безне ниндидер гамәлләр башкаруга этәрә. Проблема булмаган булса (Татфондбанк – Т-и иск.) без әлеге темага килмәгән булыр идек”, - диде Миңнеханов.
Президент бәйгедә катнашучылар ясаган концепцияләр заман таләпләренә җавап бирергә тиеш, диде.
“Безнең фикерләр дөрес, иң мөһиме, әлеге фикерләр дөрес итеп тормышка ашырылырга тиеш”, - диде республика башлыгы һәм сайлап алуда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Киров районындагы артиллерия базасы урынында булачак Татарстан башкаласындагы беренче экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара бәйге 5 июльдә башланды. Теләге булган һәркем рус һәм инглиз телләрендәге contestkzn.ru сайтында бәйгедә катнашырга гариза бирә алды. Дәгъва кылучылар портфолиода экорайонны күзаллаулары турында кимендә биш проект һәм әссе тәкъдим итәргә тиеш иде. Бүген жюри әлеге гаризаларны карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз