news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда ЮНЕСКО комитеты сессиясен уздыру турында фикер алышты

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Миңнеханов Казанда ЮНЕСКО комитеты сессиясен уздыру турында фикер алышты

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче юбилей сессиясен оештыру һәм уздыру турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Кайбер катнашучылар видеоконференция режимында чыгыш ясады.

Казан 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче юбилей сессиясен уздыру урыны булып билгеләнде. Республиканың бу инициативасын Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

«Без шундый зур чара уздыру өчен Татарстанны сайлауларына рәхмәтле. Бу безнең өчен зур мәртәбә һәм шл ук вакытта җаваплылык та», — диде Рөстәм Миңнеханов. — 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 80 еллыгы булачак».

ЮНЕСКО исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарихи-архитектура комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре кертелгән.

2022 елда Россиядә Бөтендөнья мирас комитетының юбилей сессиясен үткәрүгә әзерлек вакытында хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе әгъзасы Минтимер Шәймиев күтәрде. Ул әйткәнчә, Россия 30 объекты белән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары реестрында 8 нче урында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100