Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казанда XVI «Державин укулары» конференциясендә катнашучыларны сәламләде
Президент Татарстанның динамик рәвештә үсеш кичерә торган төбәкләреннән берсе икәнлеген, республикада зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яшәү дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте.
(Казан, 25 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда XVI «Державин укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең рәсми ачылышы булды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Татарстанда, мәшһүр дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның Ватанында конференциядә катнашучыларны сәламләвемә шатмын. Без Россиядәге иң борынгы югары уку йортларының берсендә — Казан федераль университетында — Бөтенроссия юстиция университеты белән бергәләп „Державин укулары“ конференциясен үткәрергә җыелдык. Әлеге конференция алга таба уңышлы фәнни эшчәнлек алып бару өчен этәргеч бирер дип ышанам», — диде республика Президенты.
Ул Татарстанның динамик рәвештә үсеш кичерә торган төбәкләреннән берсе икәнлеген, республикада зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яшәү дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте. Биредә фәнни һәм закон чыгару эшчәнлеге зур роль уйный.
«Татарстанда тулы бер закон чыгару базасы формалаштырылган, ул хакимияттәге барлык тармакларның нәтиҗәле эшләвенә нигез булып тора. Шул ук вакытта, республика үсешенең күп милләтле һәм күп конфессияле характеры да исәпкә алына», — дип өстәде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз