Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казанда Кытай делегациясен кабул итәчәк
Иннополиста бүген "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе ачыла.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашу планлаштыра. Республика җитәкчесенең планнарында шулай ук Иннополиста ачылачак «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» (ЦИПР-2019) конференциясендә катнашу да бар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасы Президентының эш көне «Татнефть» Директорлар советы утырышыннан башланачак, Рөстәм Миңнехановка 2019 елның дүрт аенда нефть компаниясенең эш нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәкләр. Алга таба ТР Президенты Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырырга планлаштыра.
Төшкә таба Рөстәм Миңнеханов үз резиденциясендә Кытай делегациясен кабул итәчәк һәм аның җитәкчесе, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн белән сөйләшүләр уздырачак.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Иннополиска килергә планлаштыра, анда ЦИПР-2019 конференциясен ачу булачак.
ЦИПР-2019 конференциясе барышында Татарстан Республикасында кече авиация самолетларының җыю производствосын һәм эксперименталь авиация аэродромын төзи башлау тантанасы булачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз