news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казанда иртәгә эш көнен кыскартырга тәкъдим итте

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчы булу уңаеннан Татарстан Президенты Казан предприятиеләренә хезмәткәрләрен 14.00 сәгатьтә җибәрергә тәкъдим итә.

Миңнеханов Казанда иртәгә эш көнен кыскартырга тәкъдим итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 6 июльдә, Казан предприятиеләре һәм оешмаларында эш сәгатен 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан лидеры сайтында хәбәр ителә.

Кыска эш көне булу Татарстан башкаласында Бразилия һәм Бельгия җыелмалары арасында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында чирек финал матчы булу белән бәйле.

Эш көнен кыскарту җәмәгать транспортында кеше агымын җиңеләйтүгә китерәчәк һәм шәһәр халкына, кунакларга уңайлыклар тудырачак, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

  • Бразилия — Бельгия футбол матчы 6 июльдә 21.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot