news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан “Зенит”ын дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады

Президент волейбол клубы коллективына сәламәтлек, спорт уңышлары һәм яңа җиңүләр теләде.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов волейбол клубы җитәкчелеген һәм коллективын дөнья клуб чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Республика лидеры котлау телеграммасын клуб президенты Рәфкать Кантюков, Татарстан волейбол федерациясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, «Динамо»спорт җәмгыяте рәисе Әсгат Сәфәров, команда баш тренеры Владимир Алекно һәм уенчылар адресына юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дөнья клуб чемпионатында Казан “зенитчыларын” җиңүләре белән ихластан котлыйм. Команда әлеге истәлекле нәтиҗәгә озак һәм зур тырышлык белән килде. Һәм менә яңа биеклек яуланды. Бер оттырышсыз “Зенит-Казан” җанатарларны искиткеч уеннары белән сөендерде, югары спорт осталыгын күрсәтте”, диелгән телеграммада.

Президент шулай ук волейбол клубы коллективына сәламәтлек, спорт уңышлары һәм яңа җиңүләр теләде.

«Зенит-Казан» тарихи нәтиҗәгә ия булды – Казан командасы дөнья клуб чемпионатында беренче “алтынын” яулады. Финалда «зенитчылар” Италиянең “Чивитановын” 3:0 белән отты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100