Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Казан үзәгендә IT-квартал барлыкка киләчәк
Иннополис шәһәрендә 120 резидент, 38 партнер һәм 102 стартап эшли.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Казанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендә IT-квартал барлыкка киләчәк, анда компанияләр һәм оешмалар урнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week утырышында сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Быел без Казан үзәгендә тагын бер бина сатып алдык (элеккеге „Спартак“ фабрикасы), ул IT-бурычларны хәл итү өчен мәйданнарны шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу тирәдә IT-паркның ике мәйданчыгы һәм Саклык банкы белән берлектә ачылган 21нче мәктәп урнашкан. Без Казан үзәгендә, Кабан күленнән ерак түгел IT-квартал формалаштырырга планлаштырабыз. Бу әлеге өлкә белгечләренә уңайлы һәм файдалы булачак», — диде республика җитәкчесе.
Татарстанда Иннополис шәһәре уңышлы үсеш ала, анда хәзерге вакытта 120 резидент, 38 партнер һәм 102 стартап эшли, диде ул.
«Без IT-компанияләр ягыннан кызыксыну һәм Иннополис шәһәренә күчеп килергә теләүче белгечләр санын артуын күзәтәбез. Шуңа күрә ике яңа технопарк төзелә, анда 4 меңгә якын эш урыны булдырылачак», — диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан яшьләренең заманча компьютер уеннарына зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, Казан 2022 елда киберспорт буенча дөнья чемпионатын үзендә кабул итәргә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз