Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казан янында тәртипсез рәвештә торак төзүне катгый рәвештә тыярга кушты
Татарстан Президенты аңлатып үткәнчә, шәһәр яны үсешен планлаштыру белән яңа структура — Татарстан Республикасы пространство үсеше институты шөгыльләнәчәк.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Халыкка уңайсызлык тудырмас өчен Казан шәһәре тирәсендә торак йортлар төзелеше юл һәм социаль инфраструктура үсешен исәпкә алып барылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
«Без бу әйберләрне бераз кулдан ычкындырдык һәм безнең шәһәр яны бик тиз үсте. Бизнес — ул бик прагматик. Алар төзи, сата һәм саубулыгыз. Ул урынга кем хезмәт күрсәтәчәк, социаль инфраструктура кайда булачак?» — дип, Рөстәм Миңнеханов риторик сорау бирде.
Татарстан Президенты аңлатып үткәнчә, шәһәр яны үсешен планлаштыру белән яңа структура — Татарстан Республикасы Пространство үсеше институты шөгыльләнәчәк. Аны булдыру турында карар инде кабул ителгән.
«Без моның белән соңга калдык, мин риза. Бу вакыт эчендә бик күп хаталар эшләнде. Хаталар тагын да булачак әле. Бездә Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш районнарында 30 мең гектарга якын мәйдан күчерелгән. Җир белән проблемалар юк, әмма катгый рәвештә бу мөнәсәбәтләрне булдырырга кирәк. Без җирләрне бирергә әзер, әмма институт билгеләгән нормаларны һәм стандартларны исәпкә алып төзергә кирәк», — дип ассызыклады ул.
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисадый үстерү проблемалары һәм перспективалары» стратегик сессиясе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз