Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Казан вертолет заводының елына 100 вертолет чыгаруы турында хыялланабыз
Татарстан предприятиесе продукциясе дөнья базарында көндәшлеккә ия.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан вертолет заводының елына кимендә 100 һава судносы эшләп чыгару потенциалы бар. Бу турыда журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Әлбәттә, без Казан вертолет заводының елына кимендә 100 машина эшләве турында хыялланабыз. Бу реаль. Быел җитмештән артык вертолетка заказ бар. Безнең Ми-8 һәм аның модификациясе, «Ансат» һәм аның модификациясе булуын исәпкә алып, һәм менә бу авыр машина барлыкка килә», — диде Миңнеханов Ми-38 вертолетының VIP-вариантта беренче сериясен тапшыруда.
Татарстан предприятиесе продукциясе дөнья базарында көндәшлеккә ия. Бу традицияләрне дәвам итәргә кирәк, диде Президент.
Элегрәк Казан вертолет заводында Ми-38 вертолетының VIP-варианты беренче сериясен заказчы «Газпромбанк Лизинг» компаниясенә тапшырганнар иде. Машиналардан «Рус вертолет системалары» компаниясе кулланачак. Завод елына кимендә 12 шундый вертолет чыгарырга әзер, диде «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз