news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Казан Россиянең кайбер төбәкләренә караганда күбрәк товар җитештерә

Татарстан Президенты бүген Казан шәһәр думасы утырышында чыгыш ясады.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиянең һәр төбәге Татарстан башкаласы кебек тулай территориаль продуктка ия түгел. Ләкин тулай территориаль продукт структурасында кече һәм урта бизнеснең зур өлешкә ия булуы иң кыйммәтлесе.

«Шәһәрнең тулай территориаль продукты 1 трлн сумнан артык тәшкил итә. Әлеге санның ничә субъектта булуын карарга кирәк. Бу товар җитештерүчеләребез эше, икътисадыбыз эше. „Казаноргсинтез“, Авиация заводы, Вертолет заводы, „Нәфис Косметикс“, „Казанькомпрессормаш“ кебек шәһәр предприятиеләре һәм башка кайбер предприятиеләр — икътисадның нигезе, эш урыннары, бу табыш», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә.

Татарстан Президенты Казан мэриясен кече һәм урта бизнеска ярдәм иткәне өчен мактады. 

«Әгәр республика буенча бу сан тулай продуктта 25,5 процент тәшкил итсә, Казанда — 40 процентка якын. Бу системалы һәм кирәкле эш. Алга таба да бу мәсьәләләр өстенлекле булырга тиеш. Шәһәрнең потенциалы бик зур», — диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты бүген Казан шәһәр думасы утырышында чыгыш ясады. Ул 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100