news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Казан» мәдәни үзәге коллекциясен Кремль янында яңа музейда урнаштырырга кушты

Татарстан Президенты «Казан» милли мәдәният үзәгенең музей коллекцияләрен һәм «Рус музее» мәдәни-күргәзмә үзәген урнаштыру буенча киңәшмә үткәрде.

Миңнеханов «Казан» мәдәни үзәге коллекциясен Кремль янында яңа музейда урнаштырырга кушты
архив

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). «Казан» милли-мәдәни үзәгенең музей коллекциясен урнаштыру өчен Татарстан башкаласында яңа музей ачылачак. Ул Бауман урамында Казан Кремленнән ерак булмаган урында урнашачак. Карар бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә кабул ителде.

«Бу Казан шәһәре музеен башкаланың төп җәяүлеләр урамында метро янәшәсендә, төп музейларыбыз янында булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу борынгы Казан тарихына тагын да күбрәк игътибар җәлеп итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Яңа музей Бауман урамы, 3нче йорт адресы буенча ачылачак. 1780 елда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып тора, элек биредә шәһәр магистраты урнашкан булган. Киңәшмә барышында Татарстан Президенты шулай ук инвентаризация үткәрергә һәм «Рус музее» мәдәни-күргәзмә үзәген урнаштыру буенча тәкъдим кертергә кушты. «Бу да безнең республика өчен бик лаеклы проект, аның өчен дөрес урын табарга кирәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Казан» милли мәдәният үзәгенең музей коллекцияләрен һәм «Рус музее» мәдәни-күргәзмә үзәген урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Соңгы биш елда Татарстан башкаласында музейлар үсеше турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова чыгыш ясады. Ул ремонт-реставрация эшләре стадиясендә булган музейлар, Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее коллекцияләре һәм аның планнары, аерым алганда, аның мәйданчыкларында «Рус музее» күргәзмәләрен үстерү турында хәбәр итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100